Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 79.15 91.84

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына безнең лицейда ачык дәресләр үткәрелде

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына безнең лицейда ачык дәресләр үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең язмышын, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытларын, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булганлыгын белделәр. Укытучылар шагыйрь биографиясендәге кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар белән уртаклаштылар, тормышның төп этаплары: балачагы, укуы, шәхси тормышы, фронттагы көннәре, әсирлектә булган еллары, "Моабит дәфтәрләре" төзелүе һәм фаҗигале үлеме турында сөйләделәр. Бүген безнең күпмилләтле әдәбиятыбызны, бигрәк тә сугыш турындагы шигъриятебезне Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исеменнән башка күз алдына китерүе кыен. Буйсынмаган шагыйрьнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булганнарны һәм тынычлыкны саклап калганнарны истә тотарга чакыра. 

#МусаҖәлилгә120 

В рамках Года единства народов России, к 120-летию Великого татарского поэта Мусы Джалиля в нашем лицее прошли открытые уроки.  Ученики узнали о судьбе поэта, о страшном времени, проведённых в фашистских застенках концлагерей, в которых единственным оружием Мусы Джалиля были его стихи. Учителя поделились интересными сведениями и фактами биографии поэта, они рассказали о ключевых этапах жизни: детстве, учёбе, личной жизни, фронтовых буднях, годах плена, создание "Моабитской тетради" и трагической гибели. Сегодня трудно представить нашу многонациональную литературу и особенно поэзию о ВО войне без имени Мусы Джалиля, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии СССР. Героические строки непокоренного поэта актуальны и сегодня. Они призывают людей помнить о тех, кто погиб, и о тех, кто отстоял мир.
455

Оставить сообщение: