Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 77.83 90.54

Ватан Геройлары көне-Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата

Ватан Геройлары көне-Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
«Ватан Геройлары көне» истәлекле датасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007
елның 26 гыйнварында билгеләнде, ул вакытта Россия парламентарийлары тиешле закон
проектын беренче укылышта кабул иттеләр.Ватан Геройлары көне Бөтен Россия буенча киң колач
белән билгеләп үтелә. Моңа иҗтимагый оешмалар, шул исәптән хәрби-патриотик клублар да
актив ярдәм итә. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә бәйрәм акцияләре, тематик күргәзмәләр,
концертлар үткәрелә.
Безнең Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә бәйрәмгә
багышланган класс сәгатьләре, шулай ук батырлык дәресләре үткәрелде. Директорның тәрбия
эшләре буенча советнигы Мансурова З.Р. балаларга ата-бабаларыбызның батырлыклары һәм
Ватан геройлары турында сөйләде, патриотик фильмнар күрсәтелде. Үзебезнең мәхсүс хәрби
операциядәге егетләребезнең укучыларга булган мөрәҗәгатен карадык.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#ДеньГероевОтечестваНД
601

Оставить сообщение: