Рекламный баннер 990x90px header-top
Курс: 82.27 90.29
Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә «Без - Тукай оныклары» муниципаль конкурс- бәйгесе узды

Бүген шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә «Без - Тукай оныклары» муниципаль конкурс- бәйгесе узды. Конкурсның максаты: Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнү аша балаларда туган телгә мәхәббәт һәм рухи- әхләкый кыйммәтләрне тәрбияләү иде.
Конкурс «Таныш булыгыз: мин..» визит карточкасын тәкъдим итү белән башланды. Бәйгедә катнашучылар бик матур итеп үзләре турында сөйләделәр. Икенче бирем:
«Мин - Тукай оныгы». Балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча интеллектуаль биремнәрне дә конкурсантлар бик оста эшләделәр.
Мәктәбебезнең 2 нче А сыйныфы укучысы Гарифуллина Әдилә бәйгедә 2 урынга лаек булды. (Җитәкчесе туган тел һәм әдәбияты укытучысы: Якупова Розалия Рөстәм кызы).
Әдиләгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, җиңүләр яулавын телибез.
1465