14:16
18.08.2026 16+
«Илһам канатында» яшь язучылар бәйгесе
10 нчы апрель көнне гимназиядә зона күләмендә «Илһам канатында» яшь язучылар бәйгесе үтте. Әлеге чара татар телен, әдәбиятын саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларның осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Конкурс «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе, “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе”, Лениногорск шәһәренең “Чишмә” язучылар берләшмәсе тарафыннан уздырыла. Оештыру комитетына Лениногорск, Казан, Саба, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Чирмешән районнарыннан 42 укучы үзенең иҗат әсәрләрен тәкъдим иткән иде. Бәйгенең икенче турына узган 32 яшь иҗатчы үзләренең әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим итте, шуларга нәтиҗә – йомгак ясалды, өлкән шагыйрьләребез теләк – тәкъдимнәрен җиткерде.
Бәйгедә гимназия укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Тезмә әсәр номинациясендә 4а класс укучысы Пархандеева Ясминә - 1 урын (җитәкчесе Галимова В.Л.), 6а класс укучысы Гыйззатуллина Риана - 2 урын (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.), 6а класс укучысы Шәрипова Ралина -3 урын (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.) яулады.
Чәчмә әсәр номинациясендә 4а класс укучысы Хәйретдинова Әлмирә - 2 урын (җитәкчесе Галимова В.Л.) 9а класс укучысы Мөхәмәдиева Ралина – 1 урын (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.) яуладылар.
Уңышка ирешкән укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!!! Иҗади уңышлар телибез.
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

Источник:
МБОУ "Гимназия №11 г.Лениногорска"
210